news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр җылы көнне саф һавада ковид йоктыру куркынычы аз булуын әйтте

Татарстанның баш санитария табибы урынбасары май бәйрәмнәрендә вакытны урамда һәм бакчада үткәрергә киңәш итте.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Белгечләр фикеренчә, хәзер саф һавада яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бик аз.

«Хәзерге вакытта республикада урнашкан температура белән саф һавада яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бик аз», — диде республикада махсус оештырылган туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Татарстанның баш санитария табибы урынбасары май бәйрәмнәрендә вакытны урамда һәм бакчада үткәрергә киңәш итте. Аның сүзләренчә, республикада температура 25 градустан югары булганда, пляжларга ихтыяҗ булачак. Алар шулай ук куркынычсыз булачак, чөнки бу температура вирус таралу өчен уңайлы түгел.

Любовь Авдонина сүзләренчә, инфекциядән саклану чаралары үтәлмәгән ябык биналарда кешеләр күп җыелу коронавирус йоктыру өчен иң куркыныч урын булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100