news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр яз иртә килгән елларда республика аеруча югары уңыш җыеп алганын әйтте

Быел яз иртә килү сәбәпле, Татарстанда дистәдән артык район март аенда ук язгы кыр эшләрен башлап җибәрде.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстанның 16 районында язгы кыр эшләре башланды — хуҗалыклар уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне эшкәртә. Белгечләр, быелгы кебек яз гадәттәгедән иртә килгән 2008 елда республика 6,3 миллион тонна уңыш җыеп алганын искәртә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнарында кыр эшләре бара. Быел республикада уҗым кырлары — 486,7 мең, күпьеллык үләннәр 484,1 мең гектарны тәшкил итә.

Министрлык белгечләре сүзләренчә, узган ел яз соңрак килгәнгә авыл хезмәтчәннәре кырларга 4 апрельдә генә төшкән булган. Мәгълүм булганча, 2019 елда республикада 4,4 миллион тонна уңыш җыеп алынган иде. Бер гектардан уңыш күләме 30,5 центнерны тәшкил итте.

Ә 2008 елда яз иртә килгән, кыр эшләре 28 мартта башланган. Ул елны 6,3 миллион тонна икмәк җыеп алынган. Бер гектардан уңыш уртача 37,2 центнер чыккан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100