news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр ял атнасы өчен тулы хезмәт хакы түләнергә тиеш булуын әйтте

Яллар 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Эш бирүче оешма ял атнасы өчен тулы хезмәт хакы түләмәгән очракта, хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта Федерация Советының бюджет һәм финанс базарлары буенча комитет башлыгының беренче урынбасары Елена Перминова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Хәзер түләүле ял атнасы игълан ителде. Әгәр дә ул (эш бирүче) намуссыз икән, беренче чиратта хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак», — дип сөйләде ул «Говорит Москва» радиостанциясенә.

Конфликтларны хәл итү өчен президент указы һәм Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының аңлатма документы хокукый нигез булачак, дип өстәде сенатор.

Президент Владимир Путин, россиялеләргә мөрәҗәгать итеп, 30 марттан 3 апрельгә кадәр ял көннәре дип игълан итте. Шулай итеп, яллар 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Хезмәт хакы тулысынча түләнергә тиеш, диде дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100