news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр якын арада бензин бәясе артмаячак дип саный

Бүгеннән «Татнефть» АЗСларында 95 һәм 92 маркалы бензинга бәяләр кими башлаган.

Белгечләр якын арада бензин бәясе артмаячак дип саный
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Якын арада бензин бәясе артмас дип көтелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта «Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе» ДБУ җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев әйтте.

Аның сүзләренчә, 2018 елда ягулыкка бәяләр артканнан соң үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә, быел бәяләр тотрыклы калган, кисәк арту юк.

«Октябрьдән башлап биржада бәяләр берникадәр кимү күзәтелә. Якын арада бензинга бәя артмаячак. Бүгеннән „Татнефть“ АЗС ларында 95нче маркалы бензинга бәя кими, кайбер АЗСларда 92 маркалы бензинга да 20-25 тиенгә кимиячәк. „Татнефть“ артыннан башка вертикаль интеграцияле компанияләр дә калышмас дип уйлыйм», — диде Роберт Гыйләҗиев.

Ул күптән түгел «Лукойл» ширкәтенең кышкы дизель ягулыгын арттыру турында мөрәҗәгать иткәнен әйтте. «Без аларга кышкы дизель ягулыгына бәяләрне арттырмаска киңәш иттек. Бәяләр арту инфляция чикләрендә булырга тиеш. Россия Хөкүмәте ягулыкка бәя арту белән бәйле вазгыятькә юл куймас дип ышанабыз», — диде идарә башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, республикада бәяләр артуы инфляция дәрәҗәсеннән кимрәк булган.”2019 елның 19 июненнән республиканың күпчелек АЗСларында бәяләр үзгәрешсез кала. Кышкы ДТ ягулыгы өчен генә бәя 46 сум 50 тиен дип билгеләнгән», — диде.

Бүген бер литры өчен 95 марка бензинга бәя 43 сум 10 тиен, 92 марка — 40,5 сум, 80 марка — 39 сум.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100