news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр Яңа ел чыршысын сайлау өчен киңәшләр бирде

Нарат һәм чыршы агачы һавага бүлеп чыгарган матдәләр кеше сәламәтлеге өчен файдалы.

Белгечләр Яңа ел чыршысын сайлау өчен киңәшләр бирде
архив/Султан Исхаков

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Роскачество белгечләре Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан чыршы сайлау буенча киңәшләрен бирә. Алар агачны өйдә тоту кагыйдәләре турында да сөйләгән. Бу турыда ведомствоның сайтында хәбәр ителә.

“Әгәр агачлар махсус, рәсми чыршы базарларында сатыла икән, аларны законлы рәвештә кискәннәр дигән сүз. Чыршыларны сату законлы булса, бу хакта элмә такта, ә сатучыда касса аппараты, сату өчен рөхсәт бирелгән талон, бәяләр язылган бит, төргәк өчен материал, агач размерын үлчәү өчен линейка, тәкъдимнәр һәм бәяләмәләр китабы булырга тиеш”, - диелә Роскачество хәбәрендә.

Чыршы сайлаганда ботакларын тотып карарга кирәк. Алар җиңел бөгелергә, ә агачның кәүсәсе энәләр белән капланган булырга тиеш. Агачның кәүсәсе белән җиргә суккалап карарга һәм ылысларының коелу-коелмавына игътибар итәргә кирәк. Сыйфатлы агачның ылыслары коелырга тиеш түгел. Сыйфатлы ясалма чыршыдан чит исләр килмәскә тиеш, мондыйларның ылысы коелмый.

Шулай ук белгечләр, яңа киселгән агач фатирда 8 көннән алып 12 көнгә кадәр тора дип белдерә. Ә нарат һәм чыршы агачы һавага бүлеп чыгарган матдәләр кеше сәламәтлеге өчен файдалы.

“Бәйрәмнәрдән соң чын чыршыны махсус җыю пунктларына утилизациягә бирергә кирәк. Болай эшләгәндә ул алга таба да кешеләргә файда китерәчәк”, - дип белдерә Роскачество.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100