Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгечләр транспортта Covid-19 авыруын йоктырмау өчен киңәшләр бирде
Мөмкинлек булса, җәмәгать транспортында социаль дистанцияне сакларга кирәк, иң яхшысы — җәяү бару.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Кулланучы хокукларын яклау күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология фәнни-тикшеренү институты мөдире Вадим Покровский җәмәгать транспортында үзеңне ничек саклау турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Кассага килгәндә түгел, ә метрога керү юлына берничә дистә яки йөз метр калганда ук, битлек кию мөһим», — диде Покровский.
Аның сүзләренчә, бу урыннарда күп кеше җыела, һәм аларның күбесе, гадәттә, битлек кими. «Шулай ук каядыр барганда һәрвакыт битлек кию кирәк. Перчаткалар кию дә комаучаламас. Әгәр дә перчаткаларыгыз өйдә калса, чит предметларга һәм йөзегезгә кагылуны киметергә, ә беренче мөмкинлек булу белән — кулларны юу кирәк», — ди академик.
Инфекция йоктыру куркынычын вагон яки автобус салонын җилләтү киметергә мөмкин. «Җилләтү — авыру йогу ихтималын киметә торган ысулларның берсе. Тәрәзәләр ябык булса, начаррак, чөнки һава бөркү, — диде Покровский. — Икенче яктан, салкын тидерү дә мөмкин, барысы да уйлап эшләнергә тиеш».
Әгәр дә мөмкинлек булса, җәмәгать транспортында социаль дистанцияне сакларга кирәк. Тагы да яхшырагы — җәяү бару, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз