news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр Татарстанда кош гриппы кимүгә бара дип өметләнә

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда инфекция таралуын туктату өчен, 1035 баш йорт кошын юк итәргә туры килгән.

Белгечләр Татарстанда кош гриппы кимүгә бара дип өметләнә
архив/Рамиль Гали

(Казань, 10 августа, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 25 июльдән алып Татарстанда кош гриппы инфекциясенең яңа чыганаклары булмады. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә инфекция кимүгә бара дип өметләнергә кала. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов сөйләде.

“Узган ел республикада кош гриппы куркыныч булган 9 пункт бар иде. Кызганычка каршы, агымдагы ел да искәрмә булмады. Бүгенгә 6 муниципаль районның 16 торак пунктында бу авыру ачыкланды. 24 шәхси ярдәмче хуҗалыкта әлеге инфекция булуын ачыкладык. 25 июльдән инфекциянең яңа чыганаклары юк. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә инфекция очраклары кимер дип өметләнәбез”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, авыру аркасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда инфекция таралуын туктату өчен 1035 баш йорт кошын юк итәргә туры килгән.

“Билгесез сатучыдан кош сатып алган очракта бу авырудан сакланып булмый. Шуңа күрә еллар дәвамында тикшерелгән сатучылардан яки Татарстан территориясендә үз хуҗалыклары булган эшмәкәрләрдән алырга киңәш ителә. Без план буенча аларның кошларын тикшерәбез, хуҗалыкларының иминлеген раслыйбыз. Бу киңәшләр киләсе елда да актуаль булачак”, - диде Александр Козлов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100