Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгечләр Татарстанда балаларның туберкулез белән авыру очраклары артуын әйтте
Любовь Авдонина әйтүенчә, балалар арасында туберкулезның вакытында ачыкланмау сәбәпләренең берсе – ата-аналарның иммунодиагностикадан баш тартуы.
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның 8 аенда 19 бала туберкулез белән авырган. 2018 елның 8 аенда 14 яшькә кадәр балалар арасында авыру күрсәткечләренең 10 процентка үсеше күзәтелә. Быел 19 бала авырган. 2017 елның 8 ае эчендә 17 балага диагноз куелган булган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Татарстанда 2017 елда туберкулез белән авыру күрсәткече 9,2 процентка кимүгә карамастан, 8 районда ул республика буенча уртача күрсәткечтән 2-2,5 тапкыр артык. Бу Әгерҗе, Спас, Чүпрәле, Аксубай, Кама Тамагы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Ютазы районнары. 2018 елда туберкулез күрсәткечләре, былтыргы белән чагыштырганда, 9 процентка кимегән. Узган елда 100 мең кешегә 22,8 тәшкил иткән булса, быел ул 100 мең кешегә 20,8.
“Балалар арасында туберкулезның вакытында ачыкланмау сәбәпләренең берсе – ата-аналарның туберкулезга тикшерүдән яки иммунодиагностикадан баш тартуы. Алар Манту пробасын уздыруны зыянлы һәм куркыныч дип саный. Туберкулинодиагностика туберкулезны ачыкларга мөмкинлек бирә торган диагностик тест кына, аны прививка белән бутарга кирәкми”, - ди Любовь Авдонина. 2018 ел башына 3152 тикшерелмәгән бала бар, бу барлык балаларның 0,9 процентын тәшкил итә. Аларның 33 проценты – 1040 бала балалар оешмаларына йөри, шул рәвешле, бу коллективта балалар арасында туберкулез таралышы куркынычын тудыра.
“Авыру күрсәткечләре кимесә дә, ни кызганыч, бүген олылар арасында балаларны йогышлау чыганагы саклана. Иммунодиагностикадан баш тартып, туберкулез белән авырган бала коллективтагы башка балаларның гомерен дә куркыныч астына куя, дигән сүз. Авырган балалар арасында иммунодиагностикадан баш тарту очраклары, балалар коллективларына туберкулез инфекциясен кертү очраклары булды. Нәтиҗәдә, контактта булган бик күп балаларны, олыларны да тикшерергә, химия профилактикасы билгеләргә туры килде”, - дип сөйләде Авдонина.
Ул туберкулинодиагностика узмаган балаларның фтизиатрдан белешмәсе булмыйча коллективка кертелмәвен искәртте. “Балалар бакчасы, я мәктәп җитәкчелегенең мондый баланы кертмәскә хокукы бар. Бу авыру таралышы рискын киметү өчен эшләнә. Бүген ата-аналар да бу механизмны аңлап бетерми”, - дип әйтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз