news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр Татарстанда 1979 елгы кебек язгы ташу булмаячак дип ышандыра

Куйбышев сусаклагычындагы су нормага сыешып бара.

Белгечләр Татарстанда 1979 елгы кебек язгы ташу булмаячак дип ышандыра
Султан Исхаков

 (Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда 1979 елгы кебек язгы ташу күзәтелмәячәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Бүгенге көндә төньяк елгаларда һәм Казансу елгасында өченче көн рәттән су күтәрелү күзәтелә. Казансуда су 1 метр, Мишәдә тәүлек эчендә 60 см га күтәрелгән. Бу күрсәткечләр елгалар өчен куркыныч түгел”, – диде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы иадрәсенең гидрология бүлеге башлыгы Алексей Соколов.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, Куйбышев сусаклагычында су нормадан артык түгел.

“Куйбышев сусаклагачында су күләме бүгенге иртәгә 52,39 метр. Тәүлеклек запас чыгымнар секундына 13 мең куб метрны тәшкил итә. Бүген без Су ресурслары федарль агентлыгыннан мәгълүмат алдык. Иртәгәдән секундына 16 мең куб метр су китәчәк. Ә 20-30 апрель аралыгында 27 мең куб метр су кирәк булачак. Бүгенгә барысы да нормага сыеша. Шуңа күрә 1979 елгы су ташуы күзәтелмәячәк”, – диде Соколов.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанның алты районын язгы ташу баскан, республикада язгы ташуның икенче дулкыны көтелә һәм Татарстанда язгы ташу вакытында эвакуация таләп ителмәгән дип тә язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100