news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр татарча мультфильм ясаучыларга төп кимчелекләрен әйтте

Жюри мультфильмда бөтен язулар татарча булсын дип киңәш бирде.

Белгечләр татарча мультфильм ясаучыларга төп кимчелекләрен әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең зона турында татарча мультфильм төшерүчеләргә төп кимчелекләре әйтелде.

Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы мөгаллиме Сергей Киатров ут, тавыш коррекциясе буенча фикерләрен әйтте. Питрәчнең «Пестрляндия» студиясе төшергән «Әби, бабай һәм чуар тавык» мультфильмын мактады.

Сергей Киатров Балык Бистәсенең «Шүрәле» сценариен югары бәяләде. «Бик уңышлы чыккан. Бөек әсәрләрне экранлаштырганда, нәкъ мондагыча, сюжеттан тыш башка әйбер дә уйлап чыгарырга кирәк. Ахырда бераз сюжет та үзгәрде, клип та булды. Зал да көлде, бу мультфильмга игътибар итәргә сорар идем», — диде Киатров.

«Тимурның Шүрәлене укырга өйрәтүе турында» әкият бик озын, бик зур хезмәт. Диалогларны кисәргә, камера белән дөрес эшләргә кирәк. Камера йөргәч, сыйфаты югала. Камера белән әйбәт эшләсәң, тагы да яхшырак булыр иде», — дип киңәш бирде белгеч.

Жюри әгъзалары мультфильмда бер кадрда караңгы, икенчесендә артык якты булуын искәртте. «Яктылыкны көйләргә кирәк. Зур колонкалар белән тыңлаганда, җил, кыштырдау яки башка интертавышлар ишетелми кайчак», — диде. Шулай ук, жюри әгъзалары кайбер мультфильмнарда тавыш сикерүен искәртте.

«Музыка бара, тавыш ишетелми. Димәк, баланс белән эшләргә кирәк. Профессиональ микрофон да кирәк. Тавыш ачык булу мөһим, ул музыкадан акрынрак булырга тиеш түгел», — диделәр. Анимациядә ритмны, вакытны тою мөһим булуын әйттеләр.

Жюри фикеренчә, артык озын, сузылган урыннар бар. Алар, шулай ук, мультфильмда бөтен язулар татарча булсын дип киңәш бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot