news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр сыерларга профессиональ «педикюр» кирәк булуын искәртә

Тоякларда проблемалар булу сыерның хәрәкәтләнүен киметә, аппетитын боза, хәтта хайванның үлеменә китерергә мөмкин.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, сыерларның тоякларын профессиональ чистарту — эре мөгезле терлекләр сәламәтлеген профилактикалауның бик мөһим элементы.

Тоякларда проблемалар булу хәрәкәтләнүне киметә, аппетитны начарлата һәм хәтта хайванның үлеменә китерергә мөмкин. Белгечләр тоякларны профессиональ лекала буенча чистарта.

Мәсәлән, «Август-Мөслим» сөтчелек комплексы базасында шушы көннәрдә белгечләр-ортопедлар тоякларны функциональ чистарту буенча укулар узган. Чара барышында ветеринария табиблары Удмуртиядә эшләнгән яңа станокны сынап карадылар.

«Педикюр»га беренче булып килгән сыер башта бик гаҗәпләнде. Ә соңыннан, күрсәтелгән хезмәтләр аңа ошады, дип уйладым мин», — дип сөйли «Август-Агро» ИК баш технологы Наталия Козлова.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, «Август-Мөслим»дә 1871 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Терлекләр саны Германиядән кайтарыла торган голштино-фриз токымлы күп сөтле таналар белән тулыландырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100