Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгечләр «Спутник Лайт» вакцинасын 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ясарга рөхсәт итте
Министр мәгълүматлары буенча, коронавирустан үлгән кешеләр арасында өлкән яшьтәгеләрнең өлеше 85 процент тәшкил итә.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Медицина бергәлеге яңа коронавируска каршы бер компонентлы вакцинаны 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ясарга, шулай ук ревакцинациягә рөхсәт итте. Бу турыда Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Экспертлар 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә „Спутник Лайт“ вакцинасын ясатырга рөхсәт иттеләр. Элек вакцинация узган кешеләргә, кабат прививка ясату өчен дә кулланырга була. „СпутникЛайт“ медицина бергәлеге тарафыннан 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, ковид белән авырган кешеләр өчен дә киңәш ителә», — диде Мурашко.
Министр мәгълүматлары буенча, коронавирустан үлгән кешеләр арасында өлкән яшьтәгеләрнең өлеше 85 процент тәшкил итә, шуңа күрә вакцинация ясатырга кирәк.
«Вакцинация бик мөһим, бигрәк тә 60 яшьтәгеләрдән өлкәнрәкләр өчен. Без кичә „кызыл зона“да булдык. Анда пациентлар бик күп, шул исәптә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр авыр хәлдә ята. Алар үкенә, вакцинация узарга кирәклеген аңлый, әмма чир кискенләшкән», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз