news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр шикәр авыруын алдан күрсәтә торган билгеләрне атады

Кешеләр кайбер билгеләрне ялгыш кабул итәргә мөмкин.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). The Global Diabetes Community белгечләре шикәр авыруы турында алдан кисәтә торган билгеләрне атады. Бу хакта Daily Expressка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Даими арыганлык шундый билгеләрнең берсе булып тора. Аны стресс, авыр эш һәм йокысызлык белән бәйлиләр.

Мондый халәт шулай ук кандагы глюкоза дәрәҗәсе һәм кеше организмында циркуляцияләүче инсулин күләме арасында дисбаланс аркасында барлыкка килә. «Кандагы шикәр күзәнәкләргә эләкми, шунлыктан алар кирәкле энергия ала алмый. Нәтиҗәдә без арыганлыкны тоябыз», диелә хәбәрдә.

Билгеләр арасында авыз кибү, авырлыкны югалту, сусау, начар төзәлүче яралар, күрү сәләте начарлану, сидек еш бүленеп чыгу да бар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot