Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгечләр Россиянең технологик революциягә әзерлеге хакында фикер алышты
Цифрлаштыру безгә зур алдагы үсешкә зур этәргеч бирәчәк, дип саный алар.
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Иннополиста Россия венчур форумы кысаларында “Технологик эшмәкәрлек 4.0: глобаль көндәшлеккә сәләтлек һәм төбәк уникальлеге” темасына панель дискуссиясе узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Белгечләр технологик революция, сәнәгый роботлар кертелүгә карата үз фикерләре белән уртаклашты.
Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов Көньяк Кореядә 10 мең эшчегә 460 сәнәгый робот туры килүен, Американың Кореядән ике тапкыр калышуын, Кытайның 20 мәртәбә калышуын, ә Россиянең 200 тапкыр артта калуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, медицина технологияләре үсеш алуы нәтиҗәсендә, алдагы буынның уртача гомер озынлыгы 104 яшькә җитүе ихтимал. Галимнәр шуны фаразлый. Андрей Шаронов гомер дәвамлылыгын озайтуда медицина нанороботлары хәлиткеч роль уйнаячак, дип саный. Бу роботлар кеше организмындагы әгъзаларны да тернәкләндерергә мөмкин, ди ул.
Андрей Шаронов фикеренчә, гомер озынлыгын арттыруның үз социаль рисклары бар, чөнки эш урыннары җитмәү ихтимал. Ул, мондый пролема килеп чыкмасын өчен, белем бирүгә мөнәсәбәт үзгәрергә тиешлеген билгеләп узды. Ягъни, аны даими процесс итү зарур. “Кеше гомере буе укырга, нәрсәгәдер өйрәнергә тиеш булачак”, – ди “Сколково” мәктәбе ректоры.
Статс-секретарь – Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев дәүләт һәм бизнесның дүртенче сәнәгый революциягә ни дәрәҗәдә әзер булуына бәя биргәндә, әзерлек аерым урыннарда, ягъни аерым тармак һәм предпрятиеләрдә генә булганлыгы ачыкланганын әйтте. Шулай да, кайбер компанияләрнең дүртенче технологик революциягә тулысынча әзер булуын билгеләп узды.
“Бездә әлегә бизнес һәм дәүләтнең адаптация дәрәҗәсе түбән дияр идем. Реакция чынлыкта әле акрынрак. Цифрлаштыру белән берникадәр проблемалар бар. Шуңа күрә без Президент Администрациясе һәм Хөкүмәтнең хезмәттәшлеге буенча цифрлы икътисад өлкәсендә яңа программа әзерлибез. Цифрлаштыру безгә зур этәргеч бирәчәк. Бу потенциаль көндәшлеккә сәләтлелек. Ни кызганыч, без сәнәгатьтә икътисадның күп кенә тармакларында тулы бер инвестицион циклны төшереп калдырдык. Хәзер инде гамәлдә булганны цифрлаштыру физик яктан мөмкин эш түгел. Икътисадның яңа секторларын тиз арада формалаштыру турында сүз алып барырга кирәк. Сәнәгать революциясенә эләгә алмый торган тармаклар белән хәзер ни эшләргә – бу да зур сорау”, – ди Олег Фомичев. Аның фикеренчә, яшьләр әлегә психологик яктан даими үзгәрешләргә әзер түгел.
Сколково фондының инновацияләр буенча өлкән вице-президенты Василий Белов сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлаштыру әһәмияте турында сөйләде.
Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Андрей Фурсенко, сәнәгать революциясен дөрес кабул итәр өчен, мәгариф өлкәсен төрле яклап үстерү кирәк дигән фикердә. “Кеше үзен һәрвакыт даими үзгәрешләргә әзерләргә тиеш”, – ди ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов технологик революциягә карата үз фикерен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз