news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр Россиядә гриппның ике яңа штаммы "һөҗүме" турында кисәтә

Бу турыда Көнчыгыш икътисади форумында Роспотребнадзор стендында урнаштырылган белешмәдән билгеле булган.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Быелгы эпидемиология чорында Россиядә гриппның ике яңа штаммы таралырга мөмкин. Бу турыда Көнчыгыш икътисади форумында Роспотребнадзор стендында урнаштырылган белешмәдән билгеле булган. Әлеге хәбәрне РИА Новости яза.

"Россиядә гриппның ике яңа штаммы циркуляциясе көтелә. Былтыр бу штаммнардан прививка ясалмады. Россия кешеләрендә аларга иммунитет формалашмаган", - диелгән стендтагы хәбәрдә.

Грипп белән авырып китүчеләр атна дәвамында терелә. Ләкин кайсыбер очракларда авыру катлаулы булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot