Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгечләр коронавирус вакытында урамга чыгу куркынычсыз булмау турында кисәтә
«Хәзер изоляция чоры. Кеше күпләп йөри торган урыннарга — ишегалларына, паркларга чыгу киңәш ителми», — диде Дмитрий Лопушов.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Саф һава файдалы булса да, коронавирус таралган вакытта урамга чыгу куркынычсыз түгел. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов матбугат конференциясендә шул хакта кисәтте.
«Хәзер изоляция чоры. Кеше күпләп йөри торган урыннарга — ишегалларына, паркларга чыгу киңәш ителми. Балалар белән һавага чыгарга туры килгәндә дә, дачага бару хәерлерәк. Анда да кеше аз булса гына», — диде ул.
Баш белгеч сүзләренчә, һава суларга балконга чыгарга була һәм бүлмәләрне җилләтеп тору кирәк.
«Саф һава файдалы булса да, авыру күрсәткечләре үсә торган вакыт, шуңа күрә изоляцияне төгәл үтәргә кирәк», — диде Дмитрий Лопушов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз