news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Белгечләр Казанда җитештерелгән каймакны сатып алырга киңәш итә

ТР Кулланучылар берлегендә Татарстан һәм Россиядә җитештерелгән 15 процентлы каймакны дегустацияләү булды

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Кулланучылар берлегендә Татарстан һәм Россиядә җитештерелгән 15 процентлы каймакны дегустацияләү булды. Казанда җитештерелгән каймакка ("Просто молоко" ИК ҖЧҖ) тиңнәр табылмады.

Үрнәкләрне тәмләп карауда сөт продуктларын җитештерүгә катнашы булган  һәм Татарстан кулланучылар берлеге белгечләре катнашты. Дегустациядә җитештерүче-завод вәкилләре дә бар иде. Продукцияне аның үзлекләрен истә тотып тугыз баллы шкала буенча бәяләделәр. Продуктның тышкы күренеше, тәме, консистенциясе, исе һәм башка күрсәткечләр исәпкә алынды.

Беренче урынны "Просто молоко" Идарәче компания" ҖЧҖ җитештергән каймак алды. Икенче урында - "Вимм-биль-дан" ААҖ нән "Веселый молочник" каймагы.  "Эдельвейс-М" Сөт продуктлары комбинаты" ЯАҖ чыгарган каймакка өченче урын бирелде. Дүртенче баскычны "Эдельвейс-М" Сөт продуктлары комбинаты" ЯАҖнән «Простоквашино» каймагы алды.

"Вимм-биль-дан" ААҖ нән «Домик в деревне» продукциясе рейтингтан төшеп калды.

"Илкүләм сыйфат институты" ҖЧҖ директоры Марс Исмәгыйлев сүзләренчә, дегустация нәтиҗәләре озак вакытка иң яхшы продуктны билгеләү өчен канун булып тора алмый. Каймак сыйфаты чималга бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.      

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100