news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр Казанда әбиләр чуагы башлану вакытын фаразлады

Әбиләр чуагы берничә көннән алып, бер айга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Белгечләр Казанда әбиләр чуагы башлану вакытын фаразлады
Михаил Захаров

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Киләсе атнада һава торышы бераз бозылып алганнан соң, Татарстан башкаласында әбиләр чуагы башланырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүма агентлыгына профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Әбиләр чуагы көз көне антициклон, кояшлы һава торышы һәм уртача тәүлеклек температурасы 15 градустан җылы булганда килә. Ул һава торышы бозылудан соң, уртача тәүлеклек температурасы янә күтәрелгәндә, була. Киләсе атна уртасында Казанда әбиләр чуагының барлыкка килү билгеләре бар», — диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанда якындагы дүрт-биш көндә салкын булачагын хәбәр иткән иде.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларынча, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә шәһәрдә һава температурасы көндез 11 градуска кадәр, ә төнлә 5-6 градуска кадәр «плюс» билгесе белән төшәчәк. Кыска вакытлы явым-төшем булырга мөмкин. Әмма пәнҗешәмбе, 24 сентябрьдә, көндезге сәгатьләрдә һава 19 градуска кадәр җылыначак, кояшлы булачак.

Юрий Переведенцев шулай ук әбиләр чуагының һәрвакыт төрлечә — ике көннән бер айга кадәр дәвам итүен хәбәр итте. Кайбер елларда ул бөтенләй булмый. Быел шәһәрдә әбиләр чуагы дәвалылыгы әлегә билгеле түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100