news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр гөмбә җыю кагыйдәләрен искәртә

Урман ризыгын чиләк яки полиэтилен пакетларга түгел, ә үреп ясалган кәрзиннәргә генә җыярга киңәш ителә.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Роспотребнадзор, агуланмас өчен, гөмбә җыю кагыйдәләрен искә төшерә. Киңәшләр ведомство сайтында урнаштырылган.

Гөмбәне юллар, магистральләр, торак пунктлардан читтә җыярга кирәк. Урман ризыгын чиләк яки полиэтилен пакетларга түгел, ә үреп ясалган кәрзиннәргә генә җыярга киңәш ителә. Бу очракта алар озаграк сакланачак.

Гөмбәне җыелган көнне үк эшкәртергә кирәк. Төрле гөмбәләрне үзара аралаштырмау хәерле. Продуктны цинкланган, ялтыравык йөгертелгән балчык савытта маринадларга яки тозларга ярамый.

Гөмбәне 14 яшьтән өлкәнрәк сау-сәламәт кешеләргә генә ашарга киңәш ителә.

  • Ел саен Россиядә меңгә якын кеше гөмбә ашап агулана, шуларның утызга якыны үлә.

news_right_1
news_right_2
news_bot