news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр фотоэпиляторларның куркынычы турында кисәтә

Экспертлар фикеренчә, аппарат сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия территориясендә теркәлмәгән фотоэпиляторлар сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге (Росздравнадзор) сайтында хәбәр ителә.

Аппарат медицина эшләнмәләренә карый. «Гамәлдәге законнар нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә бары тик теркәлгән медицина эшләнмәләре белән генә эшләү рөхсәт ителә: теркәү процедурасы барышында аларның нәтиҗәлелеге, сыйфаты һәм куркынычсызлыгы раслана», – диелә ведомство хәбәрендә.

Әгәр дә кемгә дә булса теркәлмәгән аппарат эләксә, Росздравнадзор хезмәткәрләре Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә мөрәҗәгать итүне сорый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot