news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр фонтанда су коену зыянлы булуын кисәтә

Фонтанда су коену төрле инфекцияләр йоктыруга сәбәп булырга мөмкин.

Белгечләр фонтанда су коену зыянлы булуын кисәтә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Фонтанда су коену салкын тидерү белән генә түгел, төрле инфекцияләр йоктыру белән дә куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Фонтанда су коену кискен эчәклек инфекциясе, респиратор инфекциясе, конъюнктивитлар китереп чыгарырга мөмкин. Шулай да төп куркыныч булып энтеровируслы, ротавируслы инфекцияләр, А вируслы гепатит тора», — дип аңлатканнар ведомствода.

Моннан тыш, шәһәр фонтанында коенып, андагы коммуникацияләрдән яки утлардан имгәнүләр алу куркынычы бар.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте өлкәннәргә һәм балаларга сак булырга, ә иң яхшысы фонтаннарда коенудан бөтенләй баш тартырга тәкъдим итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100