news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр дуңгыз гриппыннан саклану өчен сезонлы гриппка каршы вакцинация узарга киңәш итә

Быел Казанда “Сәламәтлек саклау” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында 230 мең кешегә бушлай вакцина ясалачак

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казан мэриясендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең санитар-эпидемия күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Елена Бугрова журналистларны Казандагы эпидемиологик вәзгыять белән таныштырды.

“Эпидемиологик вәзгыять бөтен дөньяда да, Россиядә дә үзгәрә. Гомумән алганда, авыр йогышлы респиратор авырулар барлык йогышлы авыруларның 95 процентын тәшкил итә. Җир шарының 15 процент халкы (500 млн. кеше) ел саен бу авырулар белән чирли, аларның 2 миллион чамасы үлә”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, Россиядә ел саен 27-41 млн. кеше грипп һәм авыр йогышлы респиратор авыруларга бирешә. Узган ел Казанда исә 245717 шундый очрак теркәлгән, ягъни шәһәрнең 20 процент тирәсе халкы авырган. 2009 елда башкалада грипп йоктыручылар 0,5 процент кына булса, башка елларны ул 8 процент тәшкил иткән. Узган ел кискен тын юллары вирус инфекциясеннән (ОРВИ) 6 кеше, быел исә 2 кеше үлгән. Быел февраль-март айларында Казанда 60600 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган. Аларның 52 проценты - 15 яшькә кадәрле балалар.

Дуңгыз гриппына килгәндә, Россиядә мондый 1349 очрак теркәлгән, аның 602се – читтән алып кайтылган. “Бу вирус Россия Федерациясендә киң таралыш ала. Кичә Мәскәүдә һәм Чита шәһәрләрендә бу вирустан 4 кеше үлүе теркәлде”, - диде Елена Бугрова. Татарстан буенча дуңгыз гриппы белән авыручылар 11 кеше исәпләнә. Аларның алтысы – Яшел Үзән, Әлмәт һәм Казан шәһәрләреннән - өлкәннәр, бишесе - Түбән Кама шәһәре балалары. Өлкәннәр барысы да авыруны читтән алып кайткан (берсе – Мисырдан, берсе – Кипрдан, икесе – Испаниядән). Дуңгыз гриппының үзенчәлеге шунда: ул кешеләргә дә, хайваннарга да йогарга мөмкин.

Елена Бугрова сүзләренчә, халыкны авыр йогышлы респиратор авыруларга каршы торырга әзерләргә, ягъни прививка ясатырга кирәк. “Безнең шәһәрдә ел саен сезонлы гриппка каршы вакцинация үткәрелә. Күп очракта ата-аналар вакцинациядән баш тарта. Халыкның барлыгы 20 проценты прививка ясата”, - ди ул.

Быел Казанда “Сәламәтлек саклау” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында 230 мең кешегә бушлай вакцина ясалачак. Әлеге категориягә 85 меңләп мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар; 20 мең белем бирү һәм 20,5 мең медицина тармагы хезмәткәрләре, 60 яшьтән өлкән 75 мең кеше һәм авыру йогу мөмкинлеге булган 31 мең кеше керә. Түләүле прививка ясатырга теләгән кешеләргә 200-400 сум акчасын чыгарып салырга туры киләчәк. Белгечләр дуңгыз гриппыннан саклану өчен сезонлы гриппка каршы вакцинация узарга киңәш итә. Дуңгыз гриппыннан вакцина республикага декабрьдә кайтыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100