Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгечләр: Дөньяда коронавирус таралу тизлеге тиздән иң югары ноктага җитәчәк
Дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны һәм үлем-китем очраклары безне борчый торган тизлектә артуын дәвам итә, диде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Дөньяда яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенең таралу тизлеге пандемия башланганнан бирле иң югары күрсәткечкә якынлаша. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адханом Гебрейесуска сылтама белән хәбәр итә.
«Бөтен дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны һәм үлем-китем очраклары безне борчый торган тизлектә артуын дәвам итә. Дөньяда яңа очракларның атналык күләме соңгы айларда ике тапкыр диярлек артты һәм ул пандемия башланганнан бирле иң зур күрсәткечкә якынлашып килә. Элегрәк коронавирус зур тизлектә таралмаган кайбер илләрдә хәзер инфекция йоктыручыларның артуы күзәтелә», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз