news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр чәй пакетларында эчәклек таякчыгы тапкан

Пакетланган чәйнең ике маркасында күгәрек күләме рөхсәт ителгән максималь дәрәҗәдән өч-дүрт тапкырга арткан.

Белгечләр чәй пакетларында эчәклек таякчыгы тапкан
архив/Рамиль Гали

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). «Роскачество» оешмасы иң популяр яфраклы һәм пакетланган чәйләрне тикшергән. Аларның кайберләрендә эчәклек таякчыгы, күгәрек һәм пестицид эзләре табылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Экспертлар 35 сәүдә маркасының яфраклы һәм пакетланган 48 чәен тикшергән. Продукт 178 төрле сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткечләре буенча тикшерелгән. «Роскачество» оешмасы җитди хокук бозулар, шулай ук буягычлар, ароматизаторлар, ком яки чүп үләннәре кушылмалары бер генә чәйдә дә булмаган. 

Әмма пакетланган 11 чәйдә эчәклек таякчыгы бактерияләре төркеме табылган.

Моннан тыш, пакетланган чәйнең ике маркасында күгәрек күләме рөхсәт ителгән максималь дәрәҗәдән өч-дүрт тапкырга арткан.

Белгечләр 40 чәйдә минималь күләмдә пестицид эзләрен ачыклаган,тик кеше сәламәтлеге өчен алар куркыныч түгел.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot