news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр Болгар һәм Зөя шәһәрчегендә ЮНЕСКО объектларының торышын тикшерәчәк

Мониторинг үткәрелмәгән очракта объектларны Бөтендөнья мирасы исемлегеннән төшереп калдырырга мөмкиннәр.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). 2021 елның ноябрендә Успение чиркәве һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре һәм Болгар тарихи-археология комплексы торышына мониторинг үткәреләчәк. Бу максатларга якынча18 млн сум акча юнәлдереләчәк. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Мәдәни мирас объектларының торышы буенча фәнни-тикшеренү археологик эшләр, мониторинг һәм бәяләү үткәрү: Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре һәм Болгар тарихи-археология комплексы. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 17 713 271 сум тәшкил итә», - дип хәбәр ителә документларда.

Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә ЮНЕСКО объектларын мониторинглау һәм хисапларны әзерләү буенча ел саен үткәрелә торган чаралар 2018 елда башланды.   

«Болгар-Зөя утрау-шәһәрчеге комплекслы проекты тәмамланганнан соң өч елга программа кабул ителде. Әгәр объект ЮНЕСКО тарафыннан танылса, бу бик күп бурычлар йөкли. Мәсәлән, ел саен үткәрелә торган чаралар планын төзү, объектларның ничек тотылуы һәм нинди хәлдә булуы турында хисап бирү», — диде «Татар-информ»га Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.  

Һәр ел ахырында хисап һәм мониторинг нәтиҗәләре ЮНЕСКО штабына җибәрелә, анда белгечләр нинди эшләр башкарылуын һәм объектларның нинди хәлдә булуын тикшерә.

«Әгәр бу хисаплар башкарылмаса, объектларны исемлектән [ЮНЕСКО]төшереп калдыру куркынычы бар», - дип өстәде спикер.

Эшләр Татарстан бюджетыннан финансланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100