news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр балны таныш умартачылардан гына алырга киңәш итә - инфографика

Чын балны ничек танырга?

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ). Татарстанның Теләче районы Күкчә авылында яшәүче аталы-уллы умартачылар – Нуриман һәм Нияз Сабирҗановлар 2018 елның җәендә бал уңышы яхшы булды дип исәпли. Алар бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә әйттеләр.

Бал кибет киштәләрендә дә, төрле ярминкәләрдә дә тәкъдим ителә һәм аларда балның бихисап төре сатыла. Яңа сезонның балы көзге ярминкәләрдә дә күп.

Теләче районында умартачылык буенча баш инспектор вазифасын да башкарган Нияз Сабирҗанов сыйфатлы чын балны ялганыннан аерыр өчен аның төсенә, куелыгына һәм тәменә игътибар итәргә киңәш итте. "Балны таныш умартачылардан гына алырга тырышыгыз", – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot