Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгечләр акчаларның йогышлы авыру таратуы хакында сөйләде
Банкноталарда грипп вирусы ике атнага кадәр саклана.
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Галимнәр акча купюраларының инфекция таратуын ачыклаган. Бу турыда Роспотребнадзор хезмәтенең Петербург идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.
«Купюраларда грипп вирусы ике атнага кадәр саклана. Шуңа күрә кайбер илләрдә акча антисептиклы кәгазьдә бастырыла. Япониядә акчаны махсус кер юу машинасында 200 градус температурада юалар», дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, тикшеренүләр йорт дуңгызы йогышлы авырулар өчен иң яхшы инкубатор булуын күрсәткән.
«Бу хайван дуңгыз һәм кош гриппы белән дә, шулай ук «кеше» гриппының барлык төрләре белән дә авырый, - диделәр идарәдә. — Берничә төрле вирус мондый «инкубаторга» эләгеп, үзлекләре белән алмаша ала. Нәтиҗәдә, кешедән кешегә күчкәндә, кош гриппы йогышлы булырга мөмкин».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз