news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч Яңа ел чыршысын кайдан алып булганын әйтте

Быел Казанда Яңа ел чыршыларын 28 урында сатып алырга мөмкин.

Белгеч Яңа ел чыршысын кайдан алып булганын әйтте
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев Яңа ел чыршысын кайдан алып булганын әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

«Яңа ел алдыннан урман хуҗалыклары үз питомникларында үстергән чыршыларны сата. Урман хуҗалыгына алдан шалтыратып сорарга, аннан соң питомникка килеп үсеп утырган чыршыны сайларга була. Хезмәткәрләр үзләре агачны кисеп, сатып алучыга тапшыра», — диде ул.

Моннан тыш, быел Казанда чыршыларны барлыгы 28 базар һәм ярминкәләрдә сатып алырга була. Яңа ел өчен Республикада 10 мең чыршы үстерелгән, 30 тоннадан артык чыршы ботаклары әзерләнгән.

Искәртеп узабыз, чыршы һәм башка агачларны урманнан үзеңә кисәргә ярамый. Бу очракта кеше административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Моннан тыш, республикада 21 декабрьдән традицион «Чыршы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә башлады. Аның барышында урманчылыкларда махсус отрядлар оештырыла, алар хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән бергә ылыслы урманнарда патрульлек итә һәм законсыз агач кисүчеләрне ачыклый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100