news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч Яңа ел бәйрәмнәрендә чыккан янгыннарның сәбәпләрен атады

Янгыннарның күбесе торак йортларда чыга.

Белгеч Яңа ел бәйрәмнәрендә чыккан янгыннарның сәбәпләрен атады
Рамил Гали

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин Яңа ел бәйрәмнәрендә чыккан янгыннарның төп сәбәпләрен атады. Бу турыда ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм җылыту мичләренең ватык булуы — узган елда Яңа ел бәйрәмнәрендә чыккан янгыннарның төп сәбәпләре», — диде ул.

Максим Трущин әйтүенчә, янгыннарның күпчелеге торак йортларда чыккан. 15 янгынны исерек хәлдәге кешеләр чыгарган. Әлеге янгында 7 кеше вафат булган, 3се тән җәрәхәтләре алган.

Алданрак "Татар-информ" агентлыгы Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелүе турында язган иде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100