news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч Яңа ел бәйрәме алдыннан ковидтан тест ясатырга кирәклеген искәртте

Аның сүзләренчә, бәйрәмнәрдән соң коронавирус симптомнарына охшаш билгеләр сизгән очракта, эшкә чыгар алдыннан тест узарга кирәк.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Дусларыңның һәм якыннарыңның иминлеген кайгыртып, Яңа ел бәйрәме алдыннан коронавируска ПЦР-тест ясатырга кирәк.

«Мин, беренче чиратта, ПЦР-тестны Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр, гаилә чараларына барганчы ясатырга кирәк дип уйлыйм. Анда өлкән яшьтәге туганнарыгыз булырга мөмкин, тест аларга чир йоктырмау һәм сезнең вирус йөртүче булмавыгызга ышану өчен кирәк. Хәзер нәкъ менә инфекция белән симптомсыз авыру очраклары күп», — дип сөйләде Sputnik радиосына клиник лаборатория диагностикасы табибы Анна Сафонова.

Аның сүзләренчә, бәйрәмнәрдән соң коронавирус симптомнарына охшаш билгеләр сизгән очракта, эшкә чыгар алдыннан тест узарга кирәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot