Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч: Вәлиулла хәзрәт Якуповның шәхси архивы — уникаль документлар җыентыгы
Вәлиулла Якуповның басылмаган хезмәтләре Дәүләт архивында саклана.
(Казан, 7 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Вәлиулла хәзрәт Якуповның басылмаган хезмәтләрен, шәхси документларын өйрәнгән белгеч аларны уникаль документлар җыентыгы дип атады.
«Якупов укулары» җыенында «Тарихи аң» социаль-гуманитар фәнни эзләнүләр төбәкара иҗтимагый оешмасының Казан (Идел буе) филиалы җитәкчесе Рәис Сөләйманов Вәлиулла хәзрәтнең шәхси архивы турында сөйләде.
Дин әһеленең тормышын өйрәнгәндә аның басылмый калган хезмәтләрен өйрәнү мөһим. Вәлиулла хәзрәтнең вафатына бер ел үткәч, мин аның архивы белән кызыксындым. Аның шәхси фондын булдырдык. Вәлиулла хәзрәтнең басылмаган хезмәтләрен өйрәнергә теләгән кеше ТР Дәүләт архивына мөрәҗәгать итә ала. Аның шәхси архивы — уникаль документлар җыентыгы», — дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, Вәлиулла хәзрәтнең шәхси архивында Диния нәзарәтенең документлары да саклана. «Ул, мөфтинең беренче урынбасары булганда, биш ел дәвамында мөфтиятнең эшчәнлеген чагылдырган еллык документларны бастырган. Бу бер мөфтияттә дә эшләнмәгән», — ди ул.
Ул дини оешмаларның документларны Дәүләт архивына тапшырмауның тарихчылар өчен зур проблема булуын да ассызыклады.
Вәлиулла хәзрәт Якуповның архивында аның хезмәтләреннән кала, көндәлекләр, хатлар, сигез йөзләп фото саклана. Ул үз гомерендә 48 китап язган булган, ди белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз