news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Татарстанда су белән тәэмин итүгә тарифлар — Идел буенда иң түбәннәре

«Чүп-чар чыгаруга иң түбән тарифлар булган төбәкләр арасында Татарстан, Мордовия һәм Чувашиядән соң, өченче урында», — диде Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев республикада су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә Идел буе федераль округындагы иң түбән тарифлар билгеләнгәнен әйтте.

«Идел буе федераль округында билгеләнгән тарифларны анализлап, Татарстанның иң түбән тарифлы зонада булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкин. Безнең республика җылылык белән тәэмин итү буенча иң түбән тарифлар булган төбәкләр арасында бишенче урында тора. Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тарифлары буенча без дүртенче урында», — диде ул Хөкүмәт Йортында узган брифингта.

Груничев сүзләренчә, чүп-чар чыгаруга иң түбән тарифлар булган төбәкләр арасында, Мордовия һәм Чувашиядән соң Татарстан өченче урында.

  • Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендә кебек үк, 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бәяләр артты. Оешмаларда коммуналь хезмәтләргә тарифлар төрле булырга мөмкин.
  • Республикада торак-коммуналь хезмәт өчен түләү буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә бер ел эчендә 2 миллиард сум акча тотачаклар.
  • Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 8,3 миллиард сумга якынлаша
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100