news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Татарстанда җиләк-җимеш үстерү тармагында мөмкинлекләр күп

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече сүзләренчә, республикада кирәкле җимеш-җимешнең 25 проценты гына җитештерелә.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бөртекле һәм техник культуралар бүлеге белгече Гөлсинә Шәрипова

«Татарстан Республикасы халкының җиләк-җимешкә ихтыяҗы 429 мең тонна. Бүгенге көндә 25 проценты гына тәэмин ителә. Бу өлкәдә мөмкинлекләр киң, дәүләт тарафыннан да ярдәм күп. Җиләк-җимеш дефициты 320 мең тонна — 75 процент», — сөйләде ул

Белгеч бакчачылык тармагына бирелә торган ярдәм турында да мәгълүмат бирде. Бу хакта ул X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының дискуссия мәйданында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100