news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч смартфоннардан ашыгыч рәвештә бетерергә кирәкле кушымталар турында сөйләде

Бушлай VPN-сервислар кулланучылар өчен куркыныч тудыра.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Android операция системасындагы корылмаларны кулланучыларга SuperVPN куркыныч кушымтаны бетерергә кирәк. Киберэксперт Зак Доффман Forbes журналы өчен мәкаләсендә шундый киңәш биргән.

Белгеч CyberNews тикшеренү төркеменең хакерлар форумында өч VPN-сервистан файдаланучылар һәм аларның гаджетлары турында белешмәләр базасын сату турындагы хәбәренә игътибар иткән. Бу өч сервис — 100 млн тапкыр урнаштырылган SuperVPN, 10 млн җайланмадан GeckoVPN һәм 50 мең җайланмадан урнаштырылган ChatVPN сервисы.

Бу 21 млн кулланучы мәгълүматларына кагыла. Сүз, аерым алганда, электрон почтаның адреслары, хисап язмаларына логиннар һәм түләү мәгълүматлары турында бара.

«Әгәр сез шулай да VPN куярга телисез икән, сезгә аның белән ачыктан-ачык проблемалар юклыгына инану өчен тикшерелгән мәгълүматлары булган танылган уйлап табучыны сайларга кирәк», — дип киңәш итте Доффман. Шул ук вакытта ул бушлай кушымталарны йөкләмәскә киңәш итте, чөнки алар «юкка гына түләүсез түгел».

news_right_1
news_right_2
news_bot