Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч смартфоннардан ашыгыч рәвештә бетерергә кирәкле кушымталар турында сөйләде
Бушлай VPN-сервислар кулланучылар өчен куркыныч тудыра.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Android операция системасындагы корылмаларны кулланучыларга SuperVPN куркыныч кушымтаны бетерергә кирәк. Киберэксперт Зак Доффман Forbes журналы өчен мәкаләсендә шундый киңәш биргән.
Белгеч CyberNews тикшеренү төркеменең хакерлар форумында өч VPN-сервистан файдаланучылар һәм аларның гаджетлары турында белешмәләр базасын сату турындагы хәбәренә игътибар иткән. Бу өч сервис — 100 млн тапкыр урнаштырылган SuperVPN, 10 млн җайланмадан GeckoVPN һәм 50 мең җайланмадан урнаштырылган ChatVPN сервисы.
Бу 21 млн кулланучы мәгълүматларына кагыла. Сүз, аерым алганда, электрон почтаның адреслары, хисап язмаларына логиннар һәм түләү мәгълүматлары турында бара.
«Әгәр сез шулай да VPN куярга телисез икән, сезгә аның белән ачыктан-ачык проблемалар юклыгына инану өчен тикшерелгән мәгълүматлары булган танылган уйлап табучыны сайларга кирәк», — дип киңәш итте Доффман. Шул ук вакытта ул бушлай кушымталарны йөкләмәскә киңәш итте, чөнки алар «юкка гына түләүсез түгел».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз