Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч: Онкология ковидтан вакцинация өчен каршылык түгел
Мөмкинлек булса, андый авыруларга химиотерапия курсы башланганчы ук прививка ясатырга кирәк.
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Онкологик авырулар коронавирустан вакцинация өчен каршылык түгел. Шуңа да карамастан, авыручыларга химиотерапия курсын үткәнче яки аннан соң бер ай үткәч, прививка ясарга кирәк. Бу хакта ТАСС сораштырылган экспертларга сылтама белән хәбәр итә.
«Бүген онкология авырулары вакцинация өчен каршылык булып саналмый. Бүгенге көндә дә онкология белән авыручылар өчен чикләүләр юк, химиотерапиядә булганнардан тыш. Аларга бераз вакыт тыелып торырга һәм йоктырмас өчен элемтәләрне максималь рәвештә чикләргә киңәш ителә», — диде табиб-онколог Аркадий Аксененко.
Аның сүзләренчә, химиотерапия токсик тәэсир аркасында организмның һәм иммунитетны көчсезләнүен китереп чыгарырга мөмкин, шуңа күрә, мөмкинлек булса, химиотерапия курсы башланганчы ук прививка ясатырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз