news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч «омикрон» йоктыруның беренче билгеләре булганда дәвалану хакында сөйләде

SARS-CoV-2 коронавирусының омикрон-штаммын йоктыру билгеләре күренә башлаганда күп итеп су эчү, тән температурасын төшерә һәм вируска каршы торырга булышучы препаратлар куллану ярдәм итә.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Баш инфекционист «омикрон» штаммын йоктыру билгеләре булганда ничек дәваланасын аңлатты.

Күп итеп су эчү, тән температурасын төшерә һәм вируска каршы торырга булышучы препаратлар куллану SARS-CoV-2 коронавирусының омикрон-штаммын йоктыру билгеләре күренә башлаганда ярдәм итә. Бу хакта Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты баш инфекционисты Светлана Сметанина сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Симптомнар классик ОРВИ билгеләре белән тулаем туры килә диярлек, димәк, һәркемнең өендә дип әйтерлек чирнең узуын җиңеләйтүче рецептсыз препаратлар бар», — дип билгеләп үтте белгеч, хәзерге вакытка җыелган дәвалау тәҗрибәсенә таянып.

Табиб искәртеп узганча, «омикрон» белән чирләү, гадәттә, интоксикация, югары температура, баш һәм мускул авыртулары белән башлана. Шуның өчен «тәүлегенә ике литрдан да ким булмаган сыеклык эчәргә, тән температурасын көнгә өч тапкыр үлчәргә һәм температураны төшерә торган препаратлар (ибупрофен, парацетамол) эчәргә кирәк».

Әгәр температура өч көннән артык 38 градустан югарырак булса һәм дару препаратлары белән дә төшмәсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип билгеләп үтте Светлана Сметанина.

Мәскәү шәһәренең баш инфекционисты антибиотикларны контрольсез кулланудан сак булырга өндәде, алар вирусларны җиңәргә булышмый һәм организмның микрофлорасына зыян сала, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100