Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч: «Омикрон» штаммы иммунитетка зыян китерә
Эволюция нәтиҗәсендә «Омикрон» иммунитетны көчсезләндерә торган аксымнарны күбрәк эшләп чыгара.
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). SARS-CoV-2 коронавирусының яңа омикрон-штаммы күпчелек дәрәҗәдә иммунитет системасына зыян китерә — аның күзәнәкләренең бер өлеше үзенең нәтиҗәлелеген югалта.
Эволюция нәтиҗәсендә «Омикрон» иммунитетны көчсезләндерә торган аксымнарны күбрәк эшләп чыгара. Нәтиҗәдә иммунокомпетент күзәнәкләре (иммунитет җавабын формалаштыруда катнашучы) үзенең нәтиҗәлелеген өлешчә югалта», — дип сөйләде Ura.ru басмасына Урал федераль округының баш профилактологы һәм профилактик медицина белгечләре җәмгыятенең фәнни җитәкчесе, медицина фәннәре докторы Сергей Токарев.
Токарев сүзләренчә, «омикрон» гади күзәнәкнең интерфероннарга — вирусның керүенә җавап итеп бүленә торган аксымнарга карата сизгерлеген киметеп кенә калмый, ә «иммунокомпетент күзәнәкләрне интерфероннан азрак эшләп чыгарырга мәҗбүр итә».
Үз чиратында вирусолог һәм молекуляр биолог, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Максим Скулачев иммунитетка Covid-19 штаммнарының барысы да көчле тискәре йогынты ясавын искә төшерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз