news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч оешмаларда коммуналь хезмәтләргә тарифларның төрле булуның сәбәбен әйтте

«Барлык тарифлар да Россиянең социаль-икътисади үсеше фаразы нигезендә кабул ителде», — диде Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев оешмаларда коммуналь хезмәтләргә тарифларның төрле булуының сәбәбен аңлатты.

«Ресурс белән тәэмин итүче һәр оешманың үз үзенчәлекләре булганга, билгеләнгән тарифлар күләме дә аерыла. Әйтик, Буа районының эксплуатациядәге челтәрләре 10 километрдан ким булган „Родник“ җәмгыяте өчен су белән тәэмин итү тарифы бер кубометр өчен 22 сум 42 тиен тәшкил итә. Ә 52 километр челтәре булган „Тукай водоканалы“ җәмгыяте өчен тариф — бер кубометрга 48 сум 24 тиен», — диде ул.

Александр Груничев сүзләренчә, 2021 елга 737 тариф карары кабул ителгән, илледән артык идарә утырышы үткәрелгән.

«Тарифлар икътисади яктан нигезләнгән барлык чыгымнар һәм коммуналь ресурсны гамәлгә ашыруның исәп-хисап күләме нигезендә һәр оешма буенча аерым билгеләнә. Барлык тарифлар да Россия Федерациясенең социаль-икътисади үсеше фаразы нигезендә кабул ителде», — диде ул Хөкүмәт Йортында узган брифингта.

Элегрәк Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендә кебек үк, 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бәяләр артканын язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100