Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч: Коронавирустан өч ай саен ревакцинация үтүнең зарурлыгы юк
«Омикрон» яңа штаммы аркасында коронавирустан ревакцинация вакытын өч айга кадәр кыскартырга тәкъдим иткәннәр иде.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирустан һәр өч ай саен ревакцинация үткәрүнең мәгънәсе юк, дип саный Гамалея үзәге директоры урынбасары Денис Логунов. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Элегрәк Европа дару чаралары агентлыгы «омикрон» яңа штаммы аркасында коронавирустан ревакцинация вакытын өч айга кадәр кыскартырга тәкъдим иткән иде.
«Бездә мондый тәкъдимнәр юк һәм кирәклеген дә күрмим. Хәзер Pfizer тарата торган мәгълүмат тикшерелгән түгел, ә яткан продуктны сату буенча реклама актына охшаган», — диде белгеч.
Ул тикшеренүләрнең арадаш нәтиҗәләре нигезендә «кешеләрне өч ай саен вакциналаштырырга» кирәк дигән карар кабул итәргә ярамавын әйтте.
Элегрәк Таиланд Хөкүмәте коронавирусның яңа мутациясе аркасында ревакцинация срокларын 6 айдан 3 айга кадәр кыскарту турында карар кабул иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз