Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч коронавирусның яңа мутацияләре булачак дип фаразлады
Коронавирусның яңа варианты 2022 ел ахырына барлыкка килергә мөмкин.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа региональ бюросы директоры Ханс Клюге коронавирусның яңа мутацияләре булачак дип фаразлый.
Ханс Клюге әйтүенчә, пандемия әле тәмамланмаган. Әмма вакциналаштыру дәрәҗәсе югары булган илләрдә „омикрон“ дулкыны бик тиз уза. Бу хакта «Российская газета» яза.
Белгеч билгеләп үткәнчә, вакцинация югары дәрәҗәдә булган илләрдә госпитальләр бик аз вакытка гына тулып торды. Ә кайбер дәүләтләрдә госпитальләргә вакцина ясатмаган кешеләр генә эләккән. Аның фикеренчә, барлык илләрдә дә вакцинацияләүнең югары дәрәҗәсенә ирешергә кирәк.
Аның фикеренчә, коронавирусның яңа варианты 2022 ел ахырына барлыкка килергә мөмкин. «Ел азагында вирус кире кайтачак дигән фаразлаулар бар, чөнки күп кеше инфекцияне йоктырды. Ә бу вирусның яңа мутацияләре барлыкка килүне аңлата. Кышын вирус кире кайтырга мөмкинк, әмма без пандемиянең кире әйләнеп кайтуын булдырмаска тиеш», — дип билгеләде Клюге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз