Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч коронавирусның төп симптомының юкка чыгуы турында кисәтте
Генетик шулай ук ковид белән икенче, өченче тапкыр да авырырга мөмкинлегенә игътибарны юнәлтте.
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Коронавируслы кайбер пациентларның ис сизүе югалмый башлады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
ДНКОМ молекуляр-генетик тикшеренүләрнең фәнни үзәгенә нигез салучы һәм генераль директоры Андрей Исаев сүзләренчә, бу симптом «дельта» штаммасы барлыкка килү белән ешрак югала башлаган һәм хәзер аны төп, бигрәк тә беренче билге дип санарга ярамый. Кайбер очракларда ул авыру башланганнан соң 10 көн узгач барлыкка килә.
«Аны көтәргә кирәкми, авыруның беренче көннәреннән үк дифференциацияләргә кирәк. Чөнки беренче көннәрдән үк үсеш ала торган цитокин штормы пациентны иртәрәк зарарлый», — ди белгеч.
Исаев респиратор авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә пациентларга ПЦР-диагностика үткәрергә тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, бу кешенең ковид йоктыру-йоктырмауны ачыклау мөмкинлеге бирә торган бердәнбер төгәл ысул. Генетик шулай ук ковид белән икенче, өченче тапкыр да авырырга мөмкинлегенә игътибарны юнәлтте. Өстәвенә, инфекцияне кабат йоктырганда еш кына авыру авыррак кичерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз