Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч: Коронавирусны ачыклау өчен антитәнчекләргә тест үткәрү - юкка акча сарыф итү
АКШ һәм Канада галим-иммунологларының ике яңа тикшеренүе нигезендә, коронавируска антитәнчекләр кеше COVID-19 белән авырганнан соң ким дигәндә өч ай саклана.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен ачыклау өчен антитәнчекләргә тест үткәрү - акчаны юкка сарыф итү. Аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч Владислав Жемчугов «Комсомольская правда»га биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Ул ачыклап үткәнчә, биредә шәхси лабораторияләрдә антитәнчекләргә тест тапшыру хакында сүз бара, анда бәяләр 970 сумнан башлана. «Сез антитәнчекләргә тест тапшырып, коронавирус белән чирләгәнсезме-юкмы икәнлегегезне, әгәр авырсагыз, кайчан чирләгәнегезне белә алачаксыз. Шуннан да артыгын түгел. Әлбәттә инде, әгәр тест уңай булып чыкса, бу хәзер битлексез дә йөри алачаксыз һәм гомумән саклык чараларын санга сукмаска мөмкин дигән сүз түгел», - дип белдерде Жемчугов.
Эксперт сүзләренчә, канда саклагыч аксымнарның булуы коронавирус белән авырган кешене битлек режимын үтәүдән азат итми. Моннан тыш, COVID-19 белән авырып терелгәннән соң ни дәрәҗәдә көчле һәм дәвамлы иммунитет формалашуы әле һаман да билгеле түгел.
АКШ һәм Канада галим-иммунологларының ике яңа тикшеренүе нигезендә, коронавируска антитәнчекләр кеше COVID-19 белән авырганнан соң ким дигәндә өч ай саклана.
Яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясен барлыкка китерә торган SARS-CoV-2 вирусына җавап итеп, кешенең иммун системасы антитәнчекләр дип аталган аксымнар эшләп чыгара. Инфекцияне кабат йоктырудан саклану коронавирус белән авырган кешенең канында IgG антитәнчекләренең никадәр озакка калуы белән бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз