Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч коронавируска каршы прививка беренче чиратта ясалачак кешеләр исемлеген әйтте
Өстенлекле төркемгә укытучылар, пенсионерлар һәм оешкан коллективлар кертелгән.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Н.Ф.Гамалея исемендәге илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы прививканы халыкның кайсы төркеменә беренче чиратта билгеләячәкләрен әйтте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Гинцбург фикеренчә, халык тыгыз урнашкан урыннарда вакцинация үткәрергә кирәк.
«Әлеге мәсьәләне Сәламәтлек саклау министрлыгы хәл итәргә тиеш. Минем фикеремчә, беренче чиратта, укытучыларга, аннары пенсионерларга һәм мөмкинлеккә карап зур төзелеш, казарма һәм тулай тораклардагы барлык оешкан коллективларга прививка ясарга кирәк», - диде эпидемиолог.
Ул билгеләп үткәнчә, хроник аутоиммун авырулардан интеккән кешеләргә вакцина килешмәскә мөмкин. Табиб-терапевт, пациентның анамнезын җыеп, вакцинация алдыннан һәр кеше белән консультация үткәрергә тиеш, дип искәртте Гинцбург.
Н.Ф.Гамалея исемендәге илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәгендә әзерләнгән коронавируска каршы вакцинаны август урталарында әйләнешкә кертергә теләүләре хакында хәбәр ителгән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз