Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч: Коронавирус сәбәпле, Россиядә әлегә катгый чикләү чаралары таләп ителми
Тиешенчә үтәлгән очракта, кабул ителгән чаралар җитә, диде Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эшләр буенча киңәшчесе Виктор Малеев.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе пандемиясе сәбәпле, Россиядә әлегә катгый чикләү чаралары кертергә кирәкми. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эшләр буенча киңәшчесе Виктор Малеевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Әлегә яңа катгый чикләүләр кертергә кирәкми, хәзерге вакытта үтәлгән очракта, кабул ителгән чаралар да җитә, дип уйлыйм. Мисал өчен, Мәскәүдә читтән торып эшләү, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә өй режимы тәкъдим ителә», — диде ул.
Чикләүләр үтәлмәсә, транспортта, кибеттә һәм башка җәмәгать урыннарында штраф кертелергә мөмкин, дип фаразлый Виктор Малеев.
Аның сүзләренчә, Россиядә язын булган коронавирус инфекциясе белән авыруның югары ноктасы кабатлануы көтелми.
«Эпидемиянең иң югары ноктасын без май аенда уздык, ул вакытта илдә көн саен коронавирус йоктыруның 11-12 мең очрагы теркәлә иде. Минем фикеремчә, бу хәл кабатланмас», — диде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз