news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч коронавирус инфекциясенең үсеш сценариеларын атады

РФ Президенты Владимир Путин Россия вакциналарының куркынычсыз һәм нәтиҗәле булуы турында берничә тапкыр белдерде.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Аеуча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог Владислав Жемчугов Sputnik радиосына биргән интервьюсында коронавирус инфекциясенең үсешендә мөмкин булган өч вариантны атады.

Беренче вариант: вирус акрынлап икенче биологик төргә күчәчәк, вирусның аның белән «иммун консенсусы» формалашачак.

Икенче вариант: вирус акрынлап көчсезләнәчәк һәм юкка чыгачак. Әйтик, Атипик пневмония (SARS, – ред.) һәм MERS (Якын Көнчыгыш респиратор синдромы, – ред.) белән нәкъ шулай булды.

Өченче, кешелек өчен иң начар вариант: вирус, грипп кебек үк, кеше популяциясендә паразит булып яшәүгә җайлашачак.

Эксперт вакцинациянең коронавируска каршы көрәштә иң нәтиҗәле алым булуын билгеләп үтте.

РФ Президенты Владимир Путин Россия вакциналарының куркынычсыз һәм нәтиҗәле булуы турында берничә тапкыр белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100