Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч хәләл стандартын бозу очракларын атады
Җитештерүчеләр хәрәм ризык тышлыгында да мәчет, ярымай, «Хәләл» сүзен кулланырга мөмкин.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Хәләл — яшәү рәвеше» Бөтенроссия конференциясендә җитештерүчеләрнең «Хәләл» стандартларын бозу очракларын атадылар.
«Хәләл» стандартлары комитеты рәисе урынбасары Илгиз Баһаветдинов сүзләренчә, кайбер сәүдә челтәрләре намуссыз маркетинг алымнарын кулланып, сатып алучыларны алдаучы җитештерүчеләрне күреп бетерми.
«Еш кына хәрәм ризык тышлыгында мәчет, ярымай, „Хәләл“ сүзен күрергә була. Моннан тыш, „Мөселман, татар, Казан, Солтан“ продукциясе дигән атамалар кулланалар, гарәп шрифты белән язылган очраклар да бар. Бу сатып алучыны алдау», — диде ул.
Илгиз Баһаветдинов әйтүенчә, хәләл продукцияне саклау кагыйдәләрен бозучылар да очрый.
«Кибет киштәләрендә хәләл ризыкны хәрәм азык-төлек белән бергә саклыйлар», — дип өстәде «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе урынбасары.
Алданрак Татарстанда хәләл туризмны үстерергә тәкъдим итүләре турында язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз