news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Балаларны йокыга кадәр 2-3 сәгать алдан гаджетлардан аерырга кирәк

Телефон экраннарында зәңгәрсу төс мелатонин дип аталган йокы гормоны эшләп чыгарылуын киметә.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балаларны йоклар алдыннан, ким дигәндә, 2-3 сәгать алдан гаджетлардан аерырга кирәк. Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия, медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якубов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

«Без барыбыз да, шул исәптән, балалар да мәгълүмати басым чорында. Клиникага „бала борчыла“ дип килсәләр, беренче киңәш итеп, баланың гаджет куллану вакытын чикләгез, дибез. Ул йокыга бик тискәре тәэсир итә», — диде.

Эдуард Якубов бер фәнни фактны әйтте. Йоклар алдыннан телефон экранын алсак, зәңгәрсу төс мелатонин дип аталган йокы гормоны эшләп чыгарылуын киметә.

«Күз кабакларын төшереп, йоклап китеп барганда, бу гормон югары. Телефонны алсак, йокыны ачып җибәрә. Күрсәтмәләрнең берсе — гаджетларны куллану чикләү. Смартфоннар, гаджетлар начар түгел, ә ваемсыз әти-әниләр балаларын актив ялдан мәхрүм итеп, контрольсез куланышка рөхсәт бирәләр», — диде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100