news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч балаларның ничә яшьтә ковид белән ешрак чирләве хакында аңлатты

Коронавирус белән күбесенчә бер яшькә кадәрге, җиде яшьтән олырак балалар һәм үсмерләр авырый, дип искәртте Александр Горелов.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бер яшькә кадәрге, җиде яшьтән олырак балалар һәм үсмерләр коронавирус инфекциясе белән ешрак авырый.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов «Россия-24» телеканалы эфирында шулай дип белдерде.

Белгеч хәбәр иткәнчә, Россиядә коронавирус йоктыру очракларының 11 проценты шулар өлешенә туры килә.

«Ковид белән күбесенчә бер яшькә кадәрге, җиде яшьтән олырак балалар һәм үсмерләр авырый», — дип искәртте ул.

Горелов балаларның 70 процент очракта коронавирус инфекциясен олылардан йоктыруын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot