news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч балалар өчен яңа елга татлы бүләк сайлау кагыйдәләрен аңлатты

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында таратылган татлы бүләкләр Роспотребнадзор тарафыннан тикшерелгән.

Белгеч балалар өчен яңа елга татлы бүләк сайлау кагыйдәләрен аңлатты
Владимир Васильев

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина балалар өчен татлы бүләк сайлау кагыйдәләрен сөйләде.

«Баллы ризыкларның составы буягыч матдәләрсез табигый булырга тиеш. Шулай ук бүләкнең яраклылык срогына да игътибар итәргә кирәк. Бүләкне 15-17 градуста сакларга кирәк. Саклау шартлары дөрес булмаса, шоколад өсте агарырга мөмкин», — дип сөйләде ул.

Патяшина сүзләренчә, баллы ризыкның составында шулай ук аллергеннар булмаска тиеш. Абрикос төшенең төшчеге һәм арахисны балалар туклануында куллану киңәш ителми.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында биргән татлы бүләкләр Роспотребнадзор тарафыннан тикшерелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100